Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китаплы җәй укучылар белән язучыларны очраштыра

Күзкәй китапханәсендә мәдәниятле җәй дәвам итә, балалар белән төрле кызыклы чаралар үтеп тора.

Әлбәттә, китап укуга кызыксындыру тәрбияләү беренче урында, шуңа күрә бу юлы китапханәгә авылыбызда яшәп иҗат итүче, балалар өчен язган «Без ясаган кар бабай» («Ел китабы-2015» конкурсында III урынны алган), «Әкиятләр», «Тәгәри китте йомгагым» китаплары, зурлар өчен чыккан «Йөрәгемдә - буран» шигырьләр җыентыгы авторы Флёра Мәрдәнованы чакырдык. Язучының әкият-китапларында татар телебезгә, милли мирасыбызга, тәрбияви рухи байлыгыбызга сак караш кызыл җеп булып сузыла. Очрашу көткәннән дә матуррак узды. Флёра ханым туган телгә мәхәббәт, аны күз карасыдай саклау зарурлыгы турында бик үтемле итеп сөйләде. Ә инде үзе аралашып яши торган язучылар тормышы, иҗаты турында сүз алгач, балалар язучы апаларын сорауларга күмде. Һәрберсе үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, очрашудан бик канәгать булып таралыштылар, дип яза безгә Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев