Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап битләрендә герой якташларыбыз

Туган якны өйрәнүче Сергей Морозовның «Җиңүләр мәңгелек яз» дигән яңа китабы дөнья күрде. Бөек Ватан сугышында катнашкан Ильбухтино авылы ир-егетләре һәм тылда җиңүне якынайтучы хатын-кызлар, үсмерләр турында басма 176 биттән тора.

-Эзләнү эшләрен узган гасырның 80 нче еллардан бирле алып барам. Китапта чагылыш тапкан батыр якташларыбыз турында күп документлар, фотолар тупланды. Болар хакында материаллар элегерәк 2015 елда басылып чыккан иде инде. Яңа басмада тагын 66 илбухтинлының исемнәре, аларның Ватан алдындагы казанышлары, батырларча үткән фронт юлы тасвирлана. Мин Бурятия һәм Приморье крае, Уфа һәм Ростов өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Алтай краеннан якташларым белән хат алыштым. Хәбәрләрдә аларның туганнары белән кызыксынуларына шатлык та, күңел кичерешләре дә, зур горурлык хисе дә булды. Минем белән безнең данлыклы сугыш геройларының балалары, оныклары, аларның ерак туганнары, күршеләре, дуслары элемтәдә тора. Кешеләр якын кеше турында хәтерне сакларга телиләр, китап өчен материаллар әзерләүдә һәрьяклап ярдәм иттеләр, моның өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт, – дип хәбәр иттә Сергей Владимирович.

Китапны чыгаруга финанс ярдәмен төзелеш компаниясе җитәкчесе булып эшләүче авылдашы Сергей Симонов күрсәткән.

Китап авторы Сергей Морозов озак еллар Тукай районы эчке эшләр бүлегендә өлкән участок хезмәткәре булып хезмәт итә, отставкадагы милиция майоры. Сергей Владимирович туган як тарихы, фашистик Германияне җиңүдә үз өлешен керткән данлыклы якташлары турындагы мәгълүмат белән мавыгуы турында мәктәп укучылары белән рәхәтләнеп уртаклаша, аны еш кына ачык дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда чыгыш ясарга чакыралар. Аның бу игелекле хезмәте мактауга лаек.

Лия Мәрдегалләмова.

/Фото Сергей Морозовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев