Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк маркетплейсларда

Район хакимиятенең актлар залында эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә ярдәм итү йөзеннән электрон сәүдә буенча «Идеяләрдән алып сатуга кадәр» дип аталган махсус укулар үтте. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров, Казаннан «Электрон сәүдә үзәге»нең үсеш департаменты җитәкчесе Анна Бурьянова, үзәк менеджеры Айдар Идрисов һәм ТРсы эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды вәкиле Эльвира Мифтахова катнаштылар.

Тукай районыннан һәм Чаллы шәһәреннән укуга килгән эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, фермерлар, авыл җирлеге башлыкларына электрон сәүдә турында җентекле аңлатмалар, аның эш тәртибе, маркетплейсаларда ничек үз урыныңны табу, сәүдәдәге үзара көндәшлек турында сөйләнелде һәм башка төрле кызыклы мәгълүмат бирелде. Шул ук вакытта электрон сәүдәнең киләчәге зур икәненә дә басым ясалды. 
 Залда утыручылар исә белгечләргә электрон сәүдә аркылы сатылучы товарларның саклану вакытын, аларның сатып алучыларга ничек барып җитү турындагы  һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. 
– Мондый төр укулар Тукай районында быел беренче тапкыр уза, ләкин ул соңгысы түгел.  Укулар һәм семинарлар квартал саен уздырылыр дип күздә тотыла. Аның максаты райондагы эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә ярдәм итүдә, район җитәкчелеге белән уртак тел табуда хезмәттәшлек күрсәтү, сорауларга җавап бирүгә юнәлдерелгән, – дип әйтте Илмир Яббаров.

/Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев