Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибетләрдә җитешсезлекләр җитәрлек

Район прокуратурасы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре Круглое Поле, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү урыннарын тикшерде. Рейд барышында кибетләрдә алдан үлчәп куелган товар төргәкләрендә сатып алучы өчен тиешле мәгълүмат язылмавын, шәхси эшмәкәрнең нинди орган аша дәүләт теркәве үтүе турындагы белешмәнең кулланучыга җиткерелмәвен, фикерләр...

Район прокуратурасы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре Круглое Поле, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү урыннарын тикшерде. Рейд барышында кибетләрдә алдан үлчәп куелган товар төргәкләрендә сатып алучы өчен тиешле мәгълүмат язылмавын, шәхси эшмәкәрнең нинди орган аша дәүләт теркәве үтүе турындагы белешмәнең кулланучыга җиткерелмәвен, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы булмавын, товарга бәясе язылган кәгазь беркетелмәвен ачыкладылар. Новотроицкоедагы "Эльвира", Теләнче Тамактагы "Дустыма", Круглое Поледагы "Юлдаш" һәм "У паровоза" кибетләре хуҗаларына карата административ хокук бозу турында эш ачылып, Роспотребнадзорның җирле бүлегенә җибәрелде. Моннан тыш, вазыйфадагы затларга җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Р. Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибетлђр район прокуратурасы Дђњлђт алкоголь инспекциясенећ Яр Чаллы бњлеге