Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хәтер шәме» кабыздылар

Кнәз авыл җирлегендә Хәтер көнендә, һәр елдагыча, митинг уздырылды. 

«Хәтер шәме» дип аталган бу чара «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!» дип исемләнгән һәйкәл янында үтте. Митингта балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, җәйге лагерьга йөрүче мәктәп укучылары да, «Ватан», «Волонтер» клублары, ветераннар һәм инвалидлар советлары әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, гомумән, бар җирлек халкы катнашты. 
Митинг СССР дикторы Левитанның сугыш башлану турындагы тарихи хәбәрен тыңлаудан башланды. Чарага җыелганнар каршында Кнәз мәктәбе укучылары сугыш, хәтер темасына багышланган эчтәлекле монтаж куйды. «Беркайчан да сугыш булмасын!» дигән сүзләр белән балалар һавага ак күгәрченнәр очырды. Аннары митингка җыелганнар бер минут тынлык белән сугыш корбаннарын искә алды. Соңыннан һәйкәл янында хәтер шәмен кабыздык һәм чәчәкләр куйдык. 
Митинг ахырында җирлекнең яшь буын вәкилләре исеменнән Яна Гыйләҗева һәм Данил Абражеев киләчәк өчен гомерләрен дә жәлләмәгән бабайларыбызның батырлыгын онытмаска, аны алдагы буыннарга да тапшырырга сүз бирде. Бик тә күңелгә үтеп керә торган мизгелләр булды ул. «Хәтер шәме» митингын уздыруда шәхси эшмәкәр Азат Йосыпов иганәчелек ярдәме күрсәтте. 

Тамара Тузеева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X