Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары! 

Сезне чын йөрәгемнән 15 май – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарыла башлаган көне белән котлыйм.

Беренче солдатлар чик буен үткән көннән – 1978 елның 15 маеннан соң 42 ел гомер узган. Сугыш мәхшәре эченнән исән-имин чыккан 18-20 яшьлек егетләр бүген чәчләренә чал кергән, саллы тормыш тәҗрибәсе туплаган мөхтәрәм ир-атлар.
Совет солдатлары үзләренең интернациональ бурычларын үтәп һәм илнең көньяк чикләрендә куркынычсызлыкны саклап, әфган җирендә батырларча көрәштеләр. Бу сугыш улларын югалткан әниләр, ирләрен югалткан хатын-кызлар күңелендә, безнең халык хәтерендә мәңге сакланыр. 
Чит җирдә гражданлык бурычын намус белән үтәгән хөрмәтле ветераннар, солдатлар һәм офицерлар, сезгә барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм, батырлыгыгыз алдында баш иям. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Күк йөзе аяз булсын, имин яшәргә язсын.

Ихтирам белән әфган сугышы ветераннарының район буенча координацион үзәге рәисе Рафаэль Хәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев