Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакын вакытында түләмәүчеләргә – җинаять җаваплылыгы

Мәшгульлекне рәсми булмаган рәвештә алып баручы, хезмәт хакын вакытында түләмәүче эш бирүчеләр җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.

Хезмәт хакын өч айга кадәр өлешчә тоткарлаган эш бирүче 120 мең сумга яки үзенең еллык хезмәт хакы күләмендәге штрафка тартыла. Шулай ук ул бер елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә яки шул ук срокка җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Ике айдан артык вакытка хезмәт хакын тулысынча тоткарлаган эш бирүчеләргә җаваплылык тагын да җитдирәк. Бу очракта аннан өч еллык хезмәт хакы күләмендә штраф түләтергә яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә, яисә өч елга җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.
Эш белән тәэмин итү хокуклары бозылган очракта тукайлылар дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтының «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итәләр район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев