Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт Героеннан хезмәткә бәя

Якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган атаклы төзүче, хезмәт ветераны Нигъмәтулла абый Абдуллинның 23 майда туган көне иде. Бераз соңгарак калып булса да, без аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез.

Кызыл Байракта яшәүче Нигъмәтулла ага безнең редакция белән элемтәгә керде. Тормышларының тигез-матур дәвам итүе турында хәбәр итеп сөендерде. Әмма редакциягә аның үзе турында сөйләү өчен түгел, ә хезмәтләрен намус белән башкаручы ир-егетләргә рәхмәт әйтәсе килеп шалтыратуы икән. «Туган көнемдә өебездә ут бетте. Тукай районы электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре бу кимчелекне тиз арада төзәттеләр. Зөлфәт Нуриевка, Рамис Нуриевка, машина йөртүче Азат Зарифуллинга рәхмәт, аларның хезмәте туган көнемә бүләк кебек булды. Алар үзләренә йөкләнгән эшне – кулланучыларны электр уты белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итү бурычын лаеклы үти», – диде хезмәт герое. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев