Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Илназ Байдуганов узган атнадагы оператив хәлнең торышы белән таныштырды.
Бу вакыт аралыгында дежур частька 152 хәбәр кергән. Алар арасында 4 урлау очрагы теркәлгән. «Черемушки» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан азык-төлек алып чыкканнар. Новотроицкое авылындагы «Апельсин» кибетеннән, ишек тәрәзәсен ватып, хуҗаның милкен урлаганнар. «Восход-1» ширкәтендәге йорттан һәм Яңа поселогындагы бер гараждан электр инструментлары алганнар. Әлеге фактларның барысы буенча да җинаять эшләре кузгатылган.
Яңа поселогында яшәүче бер ир-ат талаш вакытында инвалид коляскасында утырган 62 яшьлек әнисен этеп җибәргән. Нәтиҗәдә икенчесе тән җәрәхәтләре алган.
Атна барышында ике кеше исерек килеш рульгә утырып ЮХИДИ инспекторлары кулына эләкккән. Яр Чаллы – Водозабор юлында 41 яшьлек хатын-кыз, Яр Чаллы – Мерәс юлында 60 яшьлек ир-ат эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән. Алар хәзер машина йөртү таныклыксыз да калачак, штраф та түләячәк.
Нет комментариев