Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе ярдәмендә 9,6 тонна макулатура җыелды

Акция дәвамында җыелган чаралар «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Диния нәзарәте быел аны дүртенче тапкыр оештырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Акция кысаларында 20 көндә барлыгы 11,8 тонна макулатура тупланды. Хәйрия чарасында волонтерлар актив катнашты, алар кирәк булмаган кәгазьләрне җыю, бушату, үлчәү кебек эшләрдә ярдәмче булдылар. Акциягә республика халкы һәм башкалада яшәүчеләр дә кушылды.

Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аеруча Татарстанның мөхтәсибәтләре - Аксубай, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Кукмара, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Әлки, Лениногорск, Сарман, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы, Саба мөхтәсибәтләре һәм Казан шәһәренең Мәскәү, Киров, Совет районы мәхтәсибәтләре зур активлык күрсәтте. Акция хәйриячеләре арасында шулай ук оешма да бар. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, республика районнарыннан җыелган гомуми макулатура күләме 9,6 тонна тәшкил итте. Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 2,2 тонна кәгазь чималы тупланды. Акция кысаларында җыелган чаралар матди ярдәм күрсәтү максатыннан «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев