«Кенәз кыр кухнясы» ннан гуманитар ярдәм госпитальгә җибәрелде
Кирәкле әйберләр — медикаментлар, урын-җир, махсус хәрби операция геройлары өчен пледлар һәм сухпайкалар җыеп әзерләделәр.
Бүген Яшьләр Үзәге базасында хәрби-кыр госпитальләренең берсенә гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды. «Кенәз кыр кухнясы» тырышлыгы белән безнең махсус хәрби операция сугышчылары өчен медицина җиһазлары, урын-җир, җылы пледлар һәм коры паеклар җыелды һәм озатылды.

Без бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сугышчыларыбызга тизрәк сәламәтләнүләрен һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез.
Волонтерлар бәйрәм сюрпризы итеп бүген туган көнен билгеләп үтүче яралы сугышчыга зур чәк-чәк тә җибзрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев