Сөенсә дә, моңланса да хисләрен шигъри юлларга сала Нәҗибә Сәхипгәрәева
Өстәлемдә Калмия авылыннан Нәҗибә Сәхипгәрәеваның шигырьләре. Кат-кат укыйм, хисләре ташып түгелгәндә шигырь яза торган гадәтен электән үк беләм - «Якты юл» газетасы укучылары да хәтерли булыр. Алар беренче карашка бик гади булса да сүз җегәрен, сүз кодрәтенең көчен белеп яза...
Нәҗибә ханым сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән буын вәкиле. Калмия авылы егете йортына Малтабардан килен булып килгән ул һәм авылны, аның кешеләрен үз иткән. Пенсиягә чыкканчы колхозда сыер сауган, ире тракторда эшләгән. Менә дигән йорт җиткереп кергәннәр, алма кебек өч бала үстергәннәр. Тормыш дигәнең шома гына бармый шул: Нәҗибә ханым ирен, газиз улын җирләгән. Шигырь язырлык хисләр әллә кайдан килми ул - сагыну, юксыну күңелне нечкәртә. Тормышыннан канәгать ул анысы, кайгыларга да, елларга да баш бирми. Улы, килене, оныклары хөрмәтендә яши, ветераннарның «Киңәш» дигән фольклор ансамбленә йөри. Быел, әнә, районда узган «Супер әби» конкурсында катнашты. Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яши. Сөенсә дә, моңланса да хисләрен шигъри юлларга сала. Нәҗибә Сәхипгәрәеваның газета укучыларыбызга Яңа ел теләкләре дә бар:
Кил, Яңа ел, ак карларың белән
Бәхет-шатлыкларга уралып.
Тыныч булсын илебез, яшик җирдә,
Якты таңнарыңнан нур алып.
Заһидә Нәбиуллина.
Яшәү матур
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Якты таң атканын күрә белсәң,
Аягыңа басып һәркөн иртән
Кул күтәреп шөкер итә белсәң.
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Ата-ана хакын хаклый белсәң.
Исән вакытында кадерен белеп,
Үлгәч каберләрен барлап торсаң.
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Балаларың өчен өзелеп торсаң.
Яхшылыклар эшләп, киңәш биреп,
Авыр чакларында кулын сузсаң.
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Туганнарың якын итә белсәң.
Шатлык-кайгыларын уртаклашып,
Чын йөрәгең аша ярдәм итсәң.
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Болыннарга чыгып,
Сайрар кошлар җырын тыңлый белсәң,
Хозурланып, иркен сулыш алып,
Дөнья матурлыгын күрә белсәң.
Яшәү матур, әгәр дә син үзең
Кайгы-борчуларга сабыр итсәң.
Давылдан соң якты кояш чыга,
Шушы чынбарлыкны аңлый белсәң.
Яшәү матур...
Юбилей уңаеннан
(Калмия авылында гомер итүче Назыйф белән Гөлбостан Кашбеловларга багышлап)
Назыйф атлы матур егет
Гөлбостанны күреп алган.
Зирәк кызны күрү белән
Сөю утында янган.
Гөлбостанның мәхәббәттән
Башы-күзе әйләнгән.
Назыйф дигән бу егеткә
Гомерлеккә бәйләнгән.
Килен булган банага,
Иптәш булган Назыйфка.
Озакламый әни булган,
Зифа буйлы өч кызга.
Гомер аты алга чаба,
Беркемгә дә тоттырмый.
Әнидән әби ясый ул,
Озаклап уйлап тормый.
Дүрт оныкның әбисе ул,
Безнең уңган Гөлбостан.
Яшәгез шулай куанып,
Аерылмый туган-дустан.
Кимемәсен күңел яктылыгы,
Балкып торсын барыр юлыгыз.
Сердәш каеннар һәм имәннәр күк,
Һаман шулай бергә булыгыз.
Икмәк кадере
Икмәк кадерен бәләкәйдән белдек,
Гел икмәктә булды күзебез.
Әнкәйләрдән гел ишетеп үстек,
«Сабыйларым, бераз түзегез...».
Икмәк кадерен бәләкәйдән белдек,
Ә күәсләр әкрен әчеде.
Ипиләргә кушкан бәрәңгенең
Безнең куллар кабыгын әрчеде.
Ипиләргә кушкан алабута,
Безнең куллар белән җыелды.
Шуңа икмәкнең кадерен белдек,
Безнең яшьләр аңа коелды.
Күкрәгемә терәп икмәк кисәм,
Якыннарым, дуслар, ашагыз.
Изге ният булсын уегызда,
Кулыгызга икмәк алсагыз.
Булды безгә бик авыр вакытлар,
Барысына да булдык канәгать.
Хәзер телик картлык көнебездә,
Яшәүләрне тыныч, сәламәт.
Оныкчыгым Илханның туган көненә (1 яшь)
Илхан улым, туган көнең белән,
Сөбханалла, күзләр тимәсен.
Сау-сәламәт, бәхет-тәүфыйк белән
Игелекле булып үсәрсең.
Борчу-кайгы күрми үсегез сез,
Бәхет-шатлыкларга уралып.
Матур булсын киләчәк юлыгыз,
Яшәгез сез шулай куанып.
Әти-әни сезгә әйтер сүзем -
Балаларны ятим итмәгез.
Малай кеше - имән багана ул,
Чын йөрәктән назлап яшәгез.
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Сездән үрнәк алып, пар канатка сыенып,
Үссен сезнең ике улыгыз.
«Супер әби» бәйгесе уңаеннан
Бабай пеләш, әби тешсез була,
Диеп ялгышмагыз сез бүген.
Супер әби сыйфатында килдем,
Кызлар кебек әле мин үзем.
Оныкларым килеп сарылганда,
Әби икәненә инанам.
Картаерга һич тә ашыкмыйм мин,
Күңелем белән һәрчак яшь калам.
Гөлбакчамда матур чәчәкләрем,
Чигүемә килеп тамалар.
Тукымамны бизәп,
Шундый матур урын алалар.
«Ничек шулай яшь каласың» диеп,
Оялтасыз кайчак үземне.
Күңелемдә гөлләр үстерәм мин,
Эчкерсезлек бизи йөземне.
Шигъри җаным матурлыкка гашыйк,
Гашыйк таңга, гашыйк кырларга.
Әткәм-әнкәм әманәте булган
Туган телгә, моңлы җырларга.
Малтабарда кендек каным тамды,
Калмиядә - канат ярган кош.
Язмышыма тигән сынауларны,
Узып алга барам, әй тормыш!
Нет комментариев