Кечкенәләр өчен китапханәдә махсус чара үткәрелде
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Бәтке авылы китапханәчеләре Галина Лысанова һәм Татьяна Романова 2нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч кичә уздырды.
Галина Ивановна укучыларга Ганс Христиан Андерсен, Агния Барто, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек күренекле язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар, үз чиратларында, аны бик кызыксынып тыңладылар, үзләре дә белгән шигырьләрен сөйләделәр, язучыларның шигырь яисә әкият геройларын танып белделәр, кем язганын, авторын ачыкладылар. Ярышларда Ярослав Силяков, Яна Коршунова, Диана Әитова, Ленар Мөхәммәтов, Максим Петряковларга тиңнәр табылмады.
Татьяна Николаевна исә балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китапны ничек сайларга, сакларга, укырга кирәклеге турында төпле киңәшләрен бирде. Ә Галина Ивановна үзебез яшәгән Тукай районының килеп чыгу тарихын балаларга аңлатты. Кичә азагында, укучылар төрле геройлар булып киенеп, үзләре турында язылган китапны укыдылар. Кичә бер сулышта, сизелмичә дә үтеп китте.
Хәзерге компьютер, Интернет заманында балаларда китап укуга кызыксыну уяту, китапка карата сакчыл караш тәрбияләү бик авыр. Шуларны истә тотып, әлеге кичәләрне оештырып, балалар белән бергәләп китап уку - бик мөһим мәсьәлә. Шундый мавыктыргыч, эчтәлекле кичә оештырганнары өчен авыл китапханәчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип хәбәр итә Бәтке авылының мәктәп укытучысы Талия Гайнатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев