Кече Шилнә балалары - «Үлемсез полк» сафында
«Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Үлемсез полк» акциясенә кушылдылар.
Сабыйлар үзләренең батыр карт бабаларының портретларын тотып, бакчада хөрмәт түгәрәге ясадылар.
Бәйрәм чарасы барышында балалар зур горурлык белән үз нәселләренең геройлары исемнәрен атадылар һәм аларның каһарманлыклары турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү һәм гаилә тарихына хөрмәт уяту өчен бик мөһим.
Фото: район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев