Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен Уктан ату үзәге ачылачак

«Тасма» стадионы янында төзеләчәк ике катлы Уктан ату үзәге 6,2 мең кв. метр мәйданны биләп, профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен күнекмәләр мәйданчыгы булачак. Бер үк вакытта анда 160 кеше шөгыльләнә алачак.

Казанда 965 миллион сумга Уктан ату үзәге төзү планы эшләнде. Тендер турында мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган, ә заказчы вазифасын «Главстрой РТ» ДБУ башкарачак.

Яңа спорт комплексы «Тасма» стадионы янындагы участокта салыныр дип көтелә. Ике катлы бина мәйданы якынча 6,2 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Анда укчылар өчен махсус заллар, чишенү бүлмәләре, тренажер залы, медицина кабинеты, аш бүлмәләре булачак, шулай ук санитария-көнкүреш һәм техник бүлмәләр җиһазландырылачак.

Үзәк профессиональ спортчыларга да, һәвәскәрләргә дә ук ату күнекмәләре өчен мәйданчык булачак. Бер үк вакытта биредә 160ка кадәр кеше шөгыльләнә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев