Яңалыклар

Казанда автобус юлын каплаган агрессив машина йөртүче видеога эләккән

Чит ил машинасындагы ир-ат автобус йөртүчесенә кимсетүле сүзләр белән кычкырган һәм җәмәгать транспорты салонына керергә тырышкан.

Социаль челтәрләрдә Казанда рейс автобусы юлын каплаган агрессив машина йөртүче видеога эләккән.

Видеоязма кадрларында яшь ир-ат, “Форд” машинасын йөртүче, автобус йөртүчесенә кимсетүле сүзләр белән кычкырып, автобус ишешеген ачмакчы булуы күренә.

Үз чиратында, җәмәгать транспортын йөртүче, пассажирлардан полиция чакыруны сорый.  

 


Нет комментариев