Казанда «Акыллы уеннар» республика чемпионаты оештырылды
Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парктта «Акыллы уеннар» дип аталган өстәл уеннары буенча республика чемпионаты узды.
«Акчәчәк» балалар бакчасыннан Сәмир Хәҗиев һәм Ильяс Мәрданов катнаштылар.
«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан «Акыллы Уеннар» җыентыкларына ия булган балалар бакчалары арасында республикакүләм чемпионаты узачак. Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Тукай районының «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче Самир Хаҗиев һәм Ильяс Мәрданов ярышларда бик теләп катнаштылар. Чемпионат биш мавыктыргыч номинациядә узды.
-
«Кара-Кара»
-
«Бу нәрсә?»
-
«Түбәтәй»
-
«Мин төзүче»
-
«Мин булдырам»
Әлеге уенда балаларга бертөрле объектлар бирелә һәм алар бер-берсе белән килешкәннән соң, әлеге объектларны агач кисемнәре ярдәмендә төзергә тиешләр.
«Акыл Уеннары» проекты кысаларында «Бала-Сити» коллективы балаларга мавыктыргыч формада тел өйрәнергә, логика һәм иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 10 оригиналь уен эшләде.
Әлеге чемпионат-ярыш кына түгел, ә мәдәни мирасны саклауда һәм туган телен ышанычлы белүче һәм тамырларын кадерләүче яңа буын тәрбияләүдә мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев