Казан белән Кытай арасында авиарейслар саны артачак
Бүгенге көндә Кытай Россиянең туризм өлкәсендәге төп партнеры булып санала. Шуңа күрә Казан һәм башка шәһәрләргә авиарейслар санын арттыру планлаштырыла. Бу туристлар агымын арттыру өчен эшләнә. Бу хакта Россия икътисади үсеш министры урынбасары Михаил Каминский Халыкара транспорт-логистика форумында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Гомумән алганда, 2030 елга Россия һәм Кытай арасындагы авиарейслар санын өч тапкырдан артып китәргә тиеш. Шул рәвешле Кытайдан ел саен 5,5 миллион турист җәлеп итү фаразлана. Хәзерге вакытта атнага 239 рейс башкарыла , 2026 елда тагын 100 рейс өстәргә кирәк булачак. 2030 елга рейслар саны атнага 800-гә җитәргә тиеш, дип ассызыклады министр урынбасары.
Шул ук вакытта рейсларның якынча 40% Мәскәүгә туры киләчәк, ә шактый өлеше — Ерак Көнчыгышка.
Кытай Татарстан туристлары яратып ял итә торган урын. Илнең бай тарихы бар, туристларны кабул итү дәрәҗәсе дә югары. Ике арада визасыз режим кертү бу юнәлешне сайлаучылар санын тагы да арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев