Яңалыклар

Кайда су коенып булачак?

19 январьда православие динендәге райондашлар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.

Бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе – бәкедә суга чумылу. Район территориясендә Крещение коенулары вакытында дүрт купель эшләячәк. Алар Белоус поселогының Прикамская урамында, Борды авылының Комсомольская урамында – урам башындагы чишмә территориясендә, Новотроицкое авылының Үзәк урамында – Живоначальная Троица храмы территориясендә, Мәләкәс авылының Заречная урамында – Мәләкәс елгасында ясалачак, дип хәбәр итте авыл җирлекләре башлыклары.
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев