Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайбер пенсионерларга киләсе айдан түләүләр артачак

Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

 Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак. Бу хакта ТАСС яза.

Пенсия фонды хезмәткәрләре сүзнең эшләүче пенсионерлар турында барганлыгын әйтте. Аларга иминият пенсияләрен исәпләгәндә яки алдан исәпләүләр булганда исәпкә алынмаган узган елгы пенсия баллары нәтиҗәләре буенча иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәклар. Ведомствода яңадан исәпләүне Пенсия фондында башкарачаклар, аның өчен кешеләрнең гариза язуы кирәкми, дип өстәп әйттеләр. Максималь балларның күләме өчтән артмый. 2018 елдан башлап иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез.

Реклама

Россия пенсия фондында шулай ук 2016 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләренә түләүләр индексацияне исәпкә алмый гына башкарылу нормасы үз көченә керде. Шулай итеп, өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X