Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлыклары – шатлык

Князево авыл җирлегенә «Татарстан» совхозы поселогы, Чыршылы, Казиле авыллары, Сосновый Бор поселогы керә. Җирлек үзе бер кечерәк район үзәге кебек. Пенсионерларның да шактый булуы  бәхәссез. Шуңа күрә ветераннар белән эшләү бу авылларда яхшы куелган. 

«Татарстан» совхозы поселогының үзендә ветераннар советы рәисе булып Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова эшли. Бик тынгысыз җан, нинди генә чаралар үткәрми ул. Пенсионерларның күбесе белән аралашып тора, файдалы һәм кызыклы мәдәни чаралар уздыра, спорт ярышлары оештыра. Аңа бу эштә мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева ярдәм итә. Тамара Егоровна үзе дә ветеран, мәдәният йортында нинди генә түгәрәкләр оештырмаган ул!? Үзләренең җыр-бию ансамбльләре бар. Ветераннар балалар белән дә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, аларны җырларга, биергә өйрәтәләр.
Князево авылында көн күрүче Николай Алексанрович Самойловка 84 яшь. Шулай булса да өйдә тик утырмый, авылда инвалидлар оешмасының җитәкчесе булып инде 25 ел эшли. Николай Александрович шушы авылда туып-үскән, бик озак еллар крахмал-спирт заводында эшләгән. Пенсиягә чыккач та активлыгын югалтмый, ветераннарны барлый, инвалидларга ярдәм итә. Авылда ярышлар, спорт бәйрәмнәре оештыра. Өлкәннәр районкүләм ярышларда да катнашалар. Николай Самойлов милләте белән рус кешесе булса да, татарча бик матур итеп сөйләшә. Алай гына да түгел, авылларында туган телен белмәгән татарларны татарча сөйләшергә өйрәнүләрен теләп үгет-нәсыйхәт бирә. 
Казиледә Равил Вәгыйз улы Гәрәевне авыл старастосы дип йөртәләр. Ул да өлкән яшьтә. Шулай да тапкыр, җитез, уңган кеше. Ел саен ветераннарны җыеп Сабан туе үткәрә. Әй, күңелле була да соң! Бу бәйрәмне көтеп алалар, үзара аралашу өчен дә менә дигән чара була ул.  
Князево авыл җирлеге ветераннары арасыннан Мария Тучина, Татьяна Шитова, Михаил Федотов, Равилә Кавиева, Лилия Фәхрушина шулай ук бик активлар. Алар һәр чарада башлап йөриләр, күңелләре һәрвакыт яшь. Бу тынгысыз җаннар картлыкларын шатлык итеп яши беләләр. 

Мәүлет Хисамиев, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев