Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Картлар һәм инвалидлар йортында янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар булырга тиеш

Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йорты директоры Фәйрүзә Муллина хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында соңгы вакытта интернатта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарның артуын билгеләп үтте. Яңа ел алдыннан гына биредә күзәтчелек эшчәнлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре белән берлектә өйрәнүләр үткәрелгән. Шулай ук күптән түгел ремонт эшләре...

Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йорты директоры Фәйрүзә Муллина хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында соңгы вакытта интернатта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарның артуын билгеләп үтте. Яңа ел алдыннан гына биредә күзәтчелек эшчәнлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре белән берлектә өйрәнүләр үткәрелгән. Шулай ук күптән түгел ремонт эшләре башкарылган: янгынга каршы яңа ишек куелган, автомат рәвештә эшләүче янгын сигнализациясе монтажланган, ТР бюджетыннан бирелгән 100 мең сум акчага янгын краннары алынган.

Чыгышны тыңлаганнан соң, район башлыгы Васил Хаҗиев мондый төр социаль объектларга янгын куркынычсызлыгы ягыннан игътибарны беркайчан да киметергә ярамаганлыгын, иң гади булган таләпләрне дә үтәргә, барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәклеген искәртте. Мондый объектка шулай ук шушы җирлектәге тернәкләндерү интернат-мәктәбе дә керә. Дөрес, соңгы елларда үткәрелгән капиталь ремонт белән бәйле рәвештә янгын куркынычсызлыгы таләпләре биредә дә күпкә яхшырган. Ләкин ил күләмендә мондый йортларда бәхетсезлек очраклары еш булып тора, шуңа күрә таләпләрнең дә үтәлүе, персоналның да, аларда тәрбияләнүчеләрнең дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торуы мәҗбүри, диелде киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев