Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карның күп явуына карамастан, район юлларын вакытында чистарталар

Районның җирле пунктлардан читтәге автомобиль юлларына «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы хезмәт күрсәтә. Кышкы чорда аларны кардан чистарту көн саен башкарыла. Җиде КДМ (юл чистарту машинасы) тәүлек дәвамында эшли, шулай ук өч автогрейдер, өч шнекотротор, ике бульдозер һәм ике МТЗ тракторы йөреп тора. Әлеге техника һәм 50гә якын эшче беренче...

Районның җирле пунктлардан читтәге автомобиль юлларына «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы хезмәт күрсәтә. Кышкы чорда аларны кардан чистарту көн саен башкарыла. Җиде КДМ (юл чистарту машинасы) тәүлек дәвамында эшли, шулай ук өч автогрейдер, өч шнекотротор, ике бульдозер һәм ике МТЗ тракторы йөреп тора. Әлеге техника һәм 50гә якын эшче беренче чиратта төп юлларда эшли, тукталыш павильоннарын һәрдаим чистартып тора. Бозлы участокларга каты реагент һәм ком-тоз катнашмасы сибелә. Көндезге вакытта эшләр иртәнге сәгать 7дән кичке 4кә кадәр башкарыла.Предприятиенең автоюлларны тәртиптә тоту буенча директор урынбасары Фидәес Мәүлиевның әйтүенчә, соңгы көннәрдә кар күп төшүгә карамастан, алар юлларда тоткарлыклар булдырмыйча эшлиләр, җирле пунктларның барысына юл ачык, гадәттән тыш хәл юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев