Карның күп явуына карамастан, район юлларын вакытында чистарталар
Районның җирле пунктлардан читтәге автомобиль юлларына «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы хезмәт күрсәтә. Кышкы чорда аларны кардан чистарту көн саен башкарыла. Җиде КДМ (юл чистарту машинасы) тәүлек дәвамында эшли, шулай ук өч автогрейдер, өч шнекотротор, ике бульдозер һәм ике МТЗ тракторы йөреп тора. Әлеге техника һәм 50гә якын эшче беренче...