Яңалыклар

Караклык өчен – төрмә

Район суды кибеттән азык-төлек урлап чыккан 22 яшьлек чаллылыны 1 елга ирегеннән мәхрүм итте. Хокук бозу «Татарстан» совхозы поселогында «Магнит» кибетендә теркәлә. Әлеге ир кеше аннан алкогольле эчемлекләр, сигарет – барлыгы 37 мең сумлык товар урлый.

Карар үз көченә керде.


Нет комментариев