Бик тиздән Татарстан укучыларының язгы каникуллары башлана. Алар 28нче марттан 5нче апрельгә кадәр ял итәчәк.
Тукай районы балалары өчен мәктәпләрдә түгәрәкләр һәм секцияләр үз эшен дәвам итәчәк. «Балкыш» сәламәтләндерү лагерендә инженер һәм техник юнәлеш буенча язгы смена ачылачак. Анда олимпиада җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре, 7-11 сыйныфның алдынгы укучылары чакырыла. Лагерьга барлыгы 75 бала килер дип көтелә.
Нет комментариев