Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникуллар башланды

Коронавирус белән бәйле вәзгыять көн саен үзгәреп тора. Яшәү тәртибенә дә үзгәрешләр керә. Чәршәмбе көнне мәктәпләргә кагылышлы яңалык хәбәр ителде: укучыларның язгы каникулы берничә көнгә алданрак – 19 мартта башланды.

– Каникулның иртәрәк башлануы санитария-эпиде-миягә каршы республика комиссиясенең (СПЭК) 23нче санлы (17.03.2020) карары белән игълан ителде, – диде Тукай районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина. – Әлегә каникул 31 мартка кадәр дәвам итә, аннан соң да озайтылырга мөмкин. 
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, укучыларның яллары вакытында белем бирү учреждениеләрендә бернинди дә тамашалар, спорт бәйгеләре үткәрелмәячәк. Гомумән, ата-аналарга балаларны чит илләргә генә түгел, хәтта якын-тирәдәге төбәкләргә дә алып бармаска тәкъдим ителә. Шулай ук халык күп йөри торган урыннарда булмау хәерлерәк, белгечләр күбрәк өйдә торырга киңәш итәләр. 
Ә менә дәүләт имтиханнарына әзерлек, саклану чараларын үтәү шарты белән, штат режимында үткәрелә. Педагоглар бу эшкә әзер. Ләкин кайбер әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрмәскә дә мөмкин бит әле. 
– Әгәр ата-ана баласын җибәрмәү яклы икән, мәҗбүр итә алмыйбыз, – дип белдерде Сания Рәшитовна. – Имтиханга әзерлек мөһим дип саныйлар икән, йөртерләр дип уйлыйбыз. Ә менә авыру балалар мәктәпкә кертелмәячәк. Бүлмәләрне җыештыру, җилләтү, битлек киеп йөрү кебек таләпләр катгый итеп куела, алар үтәләчәк. Безнең авыл мәктәпләрендә дәүләт имтиханнарына әзерләнүчеләр күп түгел. Һәр мәктәптә аларны җыйганда «күп кеше җыелу» куркынычы юк. Шуңа күрә БДИга, ТДИга әзерлек каршылыксыз үтәр дип ышанабыз. 
Уку йортлары дистанцияле белем бирүгә күчә, дигән хәбәрләр йөри. Тукай районы мәгариф бүлеге әлегә бу хакта бернинди күрсәтмә алмаган. Сания Дәүләтшина аңлатуынча, аны каникул вакыты тәмамлангач, ягъни 31 марттан соң, коронавирус таралу куркынычы сакланган очракта кертергә мөмкиннәр. 
Бу атнада районның мәга-риф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары уза. Каникул алдыннан һәрвакыт әти-әниләр белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж үткәрелә. Хәзерге очрашуларда аларга яңа төр инфекция – коронавирус турында да мәгълүмат җиткерәләр, саклану чаралары турында сөйлиләр. Билгеле, балаларны изоляцияләү, бөтенләй ябып тоту мөмкин эш түгел. Каникул чорында алар өчен әти-әниләр җавап бирә – балалар да, өлкәннәр дә шуны истә тотсыннар иде, дигән теләктә мәгариф хезмәткәрләре.

Венера Сафиуллина, 
мәктәп директоры, Түбән Суыксу:

– Каникул көннәренә билгеләнгән эш планнары үзгәрешсез кала. Укытучылар гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек графигы гына бераз үзгәрде, чөнки балаларның барысын берьюлы җыярга ярамый. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар быел 18, аларны бишәр, өчәр итеп төркемләп чакырабыз. Ә бердәм дәүләт имтиханына быел ике укучыны әзерлибез, алар консультацияләргә бергә йөри инде. Ә саклану чаралары турында күрсәтмәләр, әлбәттә, үтәләчәк. 

Фирдәвес Сөендекова, 
математика укытучысы, Түбән Суыксу: 

– Язгы каникулда укытучылар, гадәттә, эш кабинетларын тәртипкә китерә, дәрескә кирәкле өстәмә дидактик материалларын барлый. Кемдер БДИ, ТДИга әзерлек консультацияләре үткәрә. Балалар имтиханнар биреп карыйлар. Башка вакытта укучылар белән кинога, театрга, музейга экскурсияләр оештыра идек, бу юлы чыгып йөрүләр тыелды бит инде. Үз белемебезне күтәрү өстендә эшләрбез, методик әдәбият белән иркенләп танышырбыз. Рухи азык туплар өчен форсат чыга: матур әдәбият, газета-журналлар укырбыз. 

Гүзәл Әхтәмова, 
ике бала әнисе, Иске Абдул:

– Каникуллар белән мондый үзгәрешләр килеп чыгу барыбер тынычлыкны алды. Безнең ике кызыбызның да имтиханнар елы: Лилиябез 4нче сыйныфны, Лиана 11нчене тәмамлый. Бигрәк тә олы кызыбыз өчен җаваплы ел. Аллага шөкер, үзендә хәлне аңлау бар. Мәктәпкә бармаса да, бердәм дәүләт имтиханына әзерлекне туктатмый. Интернет аша укыйлар. Укытучылар белән дә элемтәдә. Сынау имтиханнарын өзмәделәр, анысына да барачак. Лиана Чаллыга әзерлек курсларына йөри иде, әле ул курслар эшләячәкме-юкмы – билгеле түгел. Иң мөһиме, каникуллар озакка сузылып, имтиханнарның вакытын күчермәсеннәр инде. 

Максим, мәктәп укучысы:
– Иң озын чирекне укыдык. Арыткан иде бик, каникулларны алдан башлаулары яхшы булды әле. Йокы туйганчы йокларбыз. Чаллыга барып киләсе бар иде. Чирекне «3»леләрсез бетерсәң, велосипед алып бирәм, диде әби. Аны да алып куярбыз. Шунысы яхшы, укытучылар бу юлы чараларда катнашыгыз дип мәҗбүр итмәячәкләр бугай. Шулай булгач, чын каникул була инде. 

/ Фото Биклән мәктәбеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев