Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Камил Нәҗмиев эшмәкәрләр белән фикер алышты

Башкарма комитет җитәкчесе территориянең социаль-икътисадый үсешенең төп векторларын билгеләү өчен эшмәкәрләр белән стратегик очрашу үткәрде.

Фикер алышу үзәгендә — инвестицияләр җәлеп итү, эшлекле активлыкка ярдәм итү һәм үсешнең яңа нокталарын эзләү.

Район инде искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә: 2024 ел йомгаклары буенча капитал салулар күләме 28 миллиард сум тәшкил итте, ә агросәнәгать комплексы 30,6 миллиард сум тулай продукция күрсәтә, бу муниципалитетны төбәк рейтингында икенче урынга чыгара.

«Без потенциал турында сөйләп кенә калмыйбыз, без аны тормышка ашырабыз, — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев. – Шәһәргә якын булу, аэропорт, тимер юл, логистик үзәк һәм федераль трассалар безнең район эшмәрләр өчен кызыктыргыч мәйданчык булып кала».

Тагын бер мөһим күрсәткеч — халык саны үсеше, ул инде 52,5 мең кешедән артып киткән. Бу яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдырылганын күрсәтә.

«Эшмәкәрләр белән бүгенге әңгәмә уңышлы һәм нәтиҗәле үтте, – дип ассызыклады җитәкче. – Без инвестицияләр өчен перспективалы мәйданчыклар һәм бизнеска ярдәм итү чараларын билгеләдек. Ышанам, бу район файдасына яңа уртак проектларның башы».

Очрашу азагында Камил Нәҗмиев катнашучыларга конструктив тәкъдимнәре һәм хезмәттәшлеккә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев