Камил Нәҗмиев авыл җирлекләрендә төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде
Яңалыклар

Камил Нәҗмиев авыл җирлекләрендә төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде

Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәзерге вакытта төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла торган объектларны карап чыкты.

Кече Шилнә авылында ул җирле мәктәптә булды, шулай ук Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелешенең барышын тикшерде. Моннан тыш, Шилна елгасының үзәнен җайга салу объекты – торак пункт инфраструктурасы өчен мөһим проект каралды. 
Эш сәфәре кысаларында Камил Нәҗмиев яңа ФАПта (фельдшер-акушерлык пунктында) булды. Эчке эшләр төгәлләнгән инде, хәзер территорияне төзекләндерү һәм ачылуга әзерлек эшләре актив алып барыла. 
Башкарма комитет башлыгы шулай ук Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы күпфатирлы йортны ремонтлау барышын карады. Объектта фасадны һәм түбәне ремонтлау эшләре дәвам итә. 
Сосновый Бор бистәсендә Камил Нәҗмиев универсаль спорт залында булды, анда хәзер эчке бизәү эшләре бара.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев