Калмиядән Шәйхеевлар гаиләсе 468 кабак үстергән
Көз - җәй буе үстергән уңышка шатланып, аны җыеп урнаштыру вакыты. Быел җиләк-җимеш, яшелчәләрнең уңышы мулдан булды. Менә мин Калмия авылында күп итеп кабак үстерүче Муллаян һәм Әлфирә апа Шайхеевлар турында язам. Шайхеевлар 55 ел бергә тату гомер итәләр. Алар быел өй кырындагы бакчадан әз генә җирдән дә 468 штук...
Көз - җәй буе үстергән уңышка шатланып, аны җыеп урнаштыру вакыты. Быел җиләк-җимеш, яшелчәләрнең уңышы мулдан булды. Менә мин Калмия авылында күп итеп кабак үстерүче Муллаян һәм Әлфирә апа Шайхеевлар турында язам. Шайхеевлар 55 ел бергә тату гомер итәләр. Алар быел өй кырындагы бакчадан әз генә җирдән дә 468 штук кабак җыеп алдылар, ишегалдыларына тау итеп өеп куйганнар. Әлфирә апа тәмле-тәмле кабак бәлеше, төрле камыр ризыклары пешерә, күршеләрне дә сыйлыйлар. Аларга бу кабакларны исән-сау булып ашарга язсын. Өлкәннәр көне якынлаша. Шул уңайдан барлык өлкән затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, балаларының кадер-хөрмәтендә, акыллы киңәшләрен биреп, озын-озак яшәсеннәр, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев