Калмияда мәктәп укучылары өмәдә катнашкан
14 апрель конне Калмия мәдәният каршындагы Җиңү паркында укучылар көче белән өмә үтте. Балалар үз теләкләре белән тырмалар, башка эш кораллары тотып өмәгә җыелдылар. Бик сөенешеп эшләделәр, зур эш башкардылар. Балаларга соңыннан сюрприз була дип хәбәр салган идек. Сюрприз - учакта пешкән бәрәңге һәм тәм-томнар белән чәй иде. Саф һавада...
14 апрель конне Калмия мәдәният каршындагы Җиңү паркында укучылар көче белән өмә үтте. Балалар үз теләкләре белән тырмалар, башка эш кораллары тотып өмәгә җыелдылар. Бик сөенешеп эшләделәр, зур эш башкардылар. Балаларга соңыннан сюрприз була дип хәбәр салган идек.
Сюрприз - учакта пешкән бәрәңге һәм тәм-томнар белән чәй иде. Саф һавада эш тә башкарылды, тәмле итеп сыйландык та. Бик тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, тәмле су өләштек. Балаларга да, безгә дә бик куңелле булды, дип яза Калмия мәдәният директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев