Калмиядә конфетлы шашка уенын үткәрделәр
Калмия мәдәният йортында менә ничә ел рәттән шашка буенча баллы турнир үтә, балалар бу ярышта бик яратып катнашалар, чөнки шашка урынына конфетлар куеп уйныйбыз, җинеп алган күчтәнәчләр үзләренә була. Ярышларда 17 кеше катнашты, 12 бала үзләренең көчләрен сынашты.Иң оста уйнаучы - Айзилә Гилфанова, ул беренчелекне бирмәде , икенче урында -...
Калмия мәдәният йортында менә ничә ел рәттән шашка буенча баллы турнир үтә, балалар бу ярышта бик яратып катнашалар, чөнки шашка урынына конфетлар куеп уйныйбыз, җинеп алган күчтәнәчләр үзләренә була. Ярышларда 17 кеше катнашты, 12 бала үзләренең көчләрен сынашты.Иң оста уйнаучы - Айзилә Гилфанова, ул беренчелекне бирмәде , икенче урында - Ильмир Харрасов,өченче урынны Данир яуладылар. Молодцы балалар, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сахибҗанова .
Редакциядән: Без исә бу хуплау сүзләренә оештыручылар да бик лаек, дип саныйбыз. Мөгаен, балаларның рәхәтләнеп уйнавын күрү конфеттан да татлыдыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев