Калмиядә гаилә һәм тугрылык көнен күркәм гаиләләрне барлап билгеләп үттеләр (фото)
2008 елның 8 июле Россия күләмендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне , дип игьлан ителгән иде. Гаилә=мәхәббәт+тугрылык+балалар! Гаилә- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан сон,йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. Гаилә … 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилэ ул- әти,әни,балалар, баш...
2008 елның 8 июле Россия күләмендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне , дип игьлан ителгән иде.
Гаилә=мәхәббәт+тугрылык+балалар! Гаилә- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан сон,йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. Гаилә … 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилэ ул- әти,әни,балалар, баш өстендэ бер түбә, бер ук фамилияләр,озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Безнең Калмия авылда үрнәк гаиләләр бик күп: Рафис абый белән Галия апа Харисовлар бергэ 59 ел, Гыйльмулла абый белән Рәзимә апа Гәрәевлар 56 ел, Муллаян абый белән Әлфирә апа Шайхиевлар 55 ел, Ягьфәр абый белән Саҗидә апа Асылмардановлар 53 ел, Шамил абый белән Мәрьям апа Хаҗиевлар 55 ел, Рахимжан абый белән Сәлимә апа Сахибҗанновлар һәм Флюр абый белән Рәйсә апа Фарваевлар 53 ел бер-берсенә терәк, киңәшче, дус, тату гомер итәләр. Афәрин абый -апалар!
Быел гаилә, мәхәббәт тугрылык көнендә Калмия мәдәният хезмәткәрләре киленнәре белән бергә яшәүче кайнана-кайнаталарны котларга өйләренә барды.Яшь артистларыбыз: Данил Аюпов,Айзилә Фәрхетдинова,Азалия Галимҗанова үзләренең матур чыгышлары белән шатландырдылар. Гөлбостан апа Гарева улы Фазыл килене Зөлфия бн 17 ел бергә гомер итәләр, Нәҗибә апа Сахипгараева улы Айрат килене Айзирә хөрмәтендә дистә елдан артык яши, Хәтимә әби Мәүләвиева килене Сания белән, Галима апа Галимҗанова улы Рушан килене Лиана, Имаметдинов Азат абый-Миннур апа уллары Илдар киленнәре Венера белэн ун елдан артык бер семья булып гөрләтеп яшәп яталар. Өйдә олы кеше - киңәшче дә,балаларның тәрбиячесе,эштән кайтуга җылы аш белэн каршы алучы .
Барлык гаиләләргә исәнлек-саулык, олыларны олылап, киләчәктә дә үрнәк булып яшәүләрен телибез, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә.Сахибҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев