Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылында мәдәният хезмәткәрләре Хезмәт ветераны Гөлбостан Кашбелованы котлады (фото)

Кашбелова Гөлбостан Хаҗа кызы Минзәлә районы Күзкәй авылында туа, укый, Алабуга мәдәният -агарту көллиятенең китапханә бүлегендә укып чыга, шуннан соң авыл китапханәсендә 41 ел берөзлексез Калмия авыл китапханәсендә эшли. "Эшли башлаганда китаплар аз иде, китапханә кечкенә, безнең эш коралы - «өтерле каурый», кара, ручка һәм тел иде", дип искә ала...

Кашбелова Гөлбостан Хаҗа кызы Минзәлә районы Күзкәй авылында туа, укый, Алабуга мәдәният -агарту көллиятенең китапханә бүлегендә укып чыга, шуннан соң авыл китапханәсендә 41 ел берөзлексез Калмия авыл китапханәсендә эшли.

"Эшли башлаганда китаплар аз иде, китапханә кечкенә, безнең эш коралы - «өтерле каурый», кара, ручка һәм тел иде", дип искә ала Гөлбостан апа. Ул елларда эш китап белән генә чикләнмәгән,төрле оешмаларда сәркатип, иптәшләр суды, хатын-кызлар комитеты, лектор группасы, сайлау сәркатибе, агитатор да була Гөлбостан апа һәм бик күп төрле колхоз эшләрендә (чөгендер, кукуруз арасын эшкәртү, ындырда икмәк чистатртуда) катнаша.

Аның намуслы, тырыш хезмәтен югары бәялиләр - ул Хезмәт ветераны, мәдәният министрлыгы тарафыннан күп санлы мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнә хөрмәтле авылдашыбыз.

Тормыш иптәше Назыйф белән 49 ел матур гомер кичерәләр. Хәзерге вакытта «Киңәш» клубы җитәкчесе Гөлбостан апа шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте. Мәдәният ветеранын котларга укучыларыбыз белән өйләренә бардык.

Күңелләре булы, балараны тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән сыйлап, зур рәхмәтләр әйтеп калдылар, аларга алдагы тормышларында кадерле әби-бабай булып яшәүләрен телибез, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев