Калмаштан Хәлимә Гыймазова 90 яшен билгеләп үтте
Калмашның "аяклы тарихы" Хәлимә апабыз 90 яшен билгеләп үтте. Ул көнне аның өендә кеше өзелеп тормады. "Син бүләк, үзең генә бүләк, миңа башка бүләк сайлама" - дип, җырлап каршы алды һәрбер кешене Хәлимә апа. Туганнары, район һәм авыл җитәкчеләре, кечкенә балалар, "Яшьлек" мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар, күршеләре - барысы...
Калмашның "аяклы тарихы" Хәлимә апабыз 90 яшен билгеләп үтте. Ул көнне аның өендә кеше өзелеп тормады. "Син бүләк, үзең генә бүләк, миңа башка бүләк сайлама" - дип, җырлап каршы алды һәрбер кешене Хәлимә апа. Туганнары, район һәм авыл җитәкчеләре, кечкенә балалар, "Яшьлек" мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар, күршеләре - барысы да Хәлимә апаны юбилее белән котлап, хөрмәтләргә ашыктылар.
Гыймазова Хәлимә Сәлимулла кызы 7 апрель 1926 елда Чаллы районың Калмаш авылында туа. 7 классны Калмаш мәктәбендә тәмамлап ул Минзәлә драма театрына юл тота. Тик 13 яше белән барган кызны борып җибәрәләр: син әле яшь, бер елдан килерсең, диләр. Яңадан сугыш башлана һәм киләчәккә булган хыялларны җилгә очыра. Ул фермага эшкэ тошә, сыерлар сава, бозаулар карый. Кыш айларында ачлы-туклы атлар белән болыннан фермага печән ташый. Калмаш клубында драмкружок оештыра, үзе җырлый, такмаклар яза. Яшьләр белән концерт оештырып, авылдан авылга йореп, клубларына гармун белән чаршаулык акча җыялар. "Көлүләрне оныткан тол хатыннарына көч бирдек, яңадан елмаерга өйрәттек",- дип сөйли Хәлимә апа. Сугыш чорда эшләгән өчен 1946нчы елда ул "За трудовую доблесть" медәле белән бүләкләнә. Сугыш беткәч ул Вәгыйз атлы Калмаш егетенә кияугә чыга, уллары туа. Сөенеп, шатланып яшисе дә яшисе бит - Хәлимә апаның 5 яшьлек улы суга батып үлә. Ачы хәсрәтен басар өчен, эш аралый , шигырьләр, бәетләр яза башлый. 43 ел буе Хәлимә апа сыер савучы булып эшләде, ул "Хезмәт ветераны"да, күп тапкырлар авыл депутаты итеп тә сайланды. Ә шулай да сәнгатькә мәхәббәт гомере буе юлдаш булды.
Лаеклы ялга чыккач, ул үзе кебек тыңгысызларны җыеп, фольлор ансамбле оештыра. 1986нчы елда алар Казан сәхнәсендә чыгыш ясап Лауреат исемен алып кайттылар. Хәлимә апа бүген дә чишмәләрдән, сандугачлардан моң алып иҗат итә, биш ел эчендә өч китабын бастырып чыкты.
Бүгенге көндә Хәлимә апа улы Илсур, килене Фирдания гаилесендә яши - балаларнаң яраткан әнисе, оныкларның яраткан әбисе, дип хәбәр итә Калмаш авылы китапхәнәче Гөлсимә Салихова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев