Калмаштан Хәлимә Гыймазова 90 яшен билгеләп үтте
Калмашның "аяклы тарихы" Хәлимә апабыз 90 яшен билгеләп үтте. Ул көнне аның өендә кеше өзелеп тормады. "Син бүләк, үзең генә бүләк, миңа башка бүләк сайлама" - дип, җырлап каршы алды һәрбер кешене Хәлимә апа. Туганнары, район һәм авыл җитәкчеләре, кечкенә балалар, "Яшьлек" мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар, күршеләре - барысы...