Галәмгә юл Байконурдан башлана
Космонавтика көне алдыннан редакциягә урта яшьләрдәге, ачык йөзле бер ханым керде. Ул үзен Чаллыда яшәүче Күзкәй кызы Альбина Газизҗановна дип таныштырды. Күн тышлы букчасыннан күп кенә фоторәсемнәр, мактау кәгазьләре чыгарып, ире - хәрби офицер, майор Мирхасим Миннәхмәт улы Нуриев хезмәт иткән Байконур космодромы һәм аннан 100 километр ары космодромда эшләүче...
- Космонавтика көне безнең өчен зур бәйрәм, чөнки Мирхасимның хезмәте турыдан-туры космодром һәм космонавтларның эшчәнлегенә бәйләнгәнлектән, 12 апрель көнен гаять зурлап билгеләп үтә идек, - дип әңгәмәсен дәвам итте Альбина Газизҗан кызы Нуриева.
- Ничек соң сез анда, Казахстан даласына барып чыктыгыз, - дип сорыйм Альбинадан. Ул аз гына аптырагандай: «Офицер хатынының язмышы билгеле бит инде. Ире кайда, хатыны, гаиләсе шунда. Миңа әлеге кырыс сынауны бик иртә үтәргә туры килде», - дип язмыш җебен сүтә башлады.
Мирхасим - Минзәлә районы, Дәвек авылы егете. Сигезьеллык мәктәпне туган авылында тәмамлый, укуын күршедәге Күзкәй урта мәктәбендә дәвам итә. Кем булырга? Гагарин космоска очкан вакыт. Һәр авыл малаеның хыялы космос киңлекләрен иңләү. Хыялый Мирхасимның күңелен дә шул хис биләп алгандыр. Бу турыда ул сер итеп кенә сыйныфташы Альбина белән уртаклаша. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Саратов өлкәсе Вольск хәрби училищесына юл ала. Егетебез тырышып укый, физик күнегүләр белән шөгыльләнә. Бу хакта ул Альбинага язган хатларында еш искә ала, киләчәк тормышын хәрбилектән башка күз алдына китермәвен әйтә. Һәм менә училищены тәмамлаган яшь офицер 1971 елның язында сөйгәне белән язылышып, матур гаилә коралар. Туй мәҗлесләре үткәреп, иренең хезмәт итү урынына Байконур космодромына китеп баралар. Киң далада дистәләгән фин йортларыннан гыйбарәт иске торакка кергәч, Альбина бер мәлгә аптырап кала. Йортны мичкә ягып җылытасы, аш-суны электр плитәсендә әзерлисе, керле киемне кул белән юасы. Солдат тормышының тәүге уңайсызлыкларын тәртипкә салып, сабырлык белән ике кышны уздыргач, лейтенант Нуриевлар гаиләсе Байконур космодромының торак үзәге саналган Ленинск шәһәренә күчә. Сыр-Дәрья елгасы буенда салынган бу ябык калада нигездә космодромда эшләүче хәрбиләр, инженер-техниклар яши. Байконурның старт мәйданыннан ул 100-130 километр чамасы читтә урнашкан. Космодромга хезмәткәрләр тимер юлдан мотовозлар белән йөриләр.
- Без, ял көнендә, Гагарин музее белән танышып кайтабыз. Анда беренче космонавт очкан «Восток» кораблен һәм аны эттерүче ракеталар ояларын күрү күңелдә горурлык хисләре уята, - ди Альбина илебезнең космосны үзләштерүдәге казанышлары белән соклануын яшермичә.
Нуриевлар беренче космонавт Юрий Гагарин очканнан соң, 8 ел соңгарак килеп урнашканнар. Шуннан соң 23 ел дәвамында хәрби частьтә хезмәт итеп, гаскәриләрне азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү эшен үрнәк оештырып, 1992 елны Мирхасим Миннәхмәт улы Нуриев, «Байконур космодромы һәм хәрби хезмәткәр ветераннары» билгесе белән бүләкләнеп, отставкага китә һәм туган ягы Чаллы шәһәренә кайтып, КамАЗ-ТЭЦына хәрби саклау бүлегендә 18 ел хезмәт итә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Тик, ни кызганыч, яман чир аны арабыздан иртә алып китә.
Альбина белән Мирхасимның Байконурда туган уллары Илдар һәм Ринат үсеп житеп, Чаллыда үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Альбинаның оныклары Илмир Чаллы кадет мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә, Рамиле кадет мәктәбенең икенче сыйныфында белем ала. Яшь Нуриевлар әтиләре, бабалары үрнәген лаеклы дәвам итәләр.
Космонавтика көнендә Нуриевлар җыелып, Байконур истәлеген яңарталар. Альбина Ленинск шәһәрендә балалар бакчасында 18 ел тәрбияче булып эшләвен, татар-башкорт җәмгыяте оештыруда актив катнашуы, концертларда ире Мирхасим белән татар җырларын башкаруларын сагынып сөйли. Бу турыда «Байконур» дигән шәһәр газетасының 1991 елның 19 гыйнвар санындагы «Возродить и сохранить» дигән күләмле мәкалә дә язып чыкканнар. Еллар узып, саргаеп беткән газета гаиләнең иң кадерле ядкаре булып саклана. Моннан тыш Байконур космодромы ветераннар советы рәисе полковник Владимир Катаевның якташыбыз майор Мирхасим Нуриевның «Энергия» ракета-космик транспорт системасын уңышлы җибәрүдә катнашуы белән котлау хатын тыныч кына укый алмыйсың.
«Космодром - ул гаять зур хуҗалык... Аңа бик квалификацияле инженерлар һәм техниклар хезмәт күрсәтә. Биредә космик корабльләрне куәтле ракеталар белән очуга әзерлиләр. Корабльләр күккә ашарга әзер торалар», - дип очышка әзерләүчеләр хезмәтен югары бәяләп язган иде беренче космонавт Юрий Гагарин «Космоска юл» дигән китабында. Бу бәя якташыбыз Мирхасим Нуриев хезмәтенә дә тулысы белән туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев