12 апрель 2016 яңалыклары
-
Якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәеваның яңа җыры дөнья күрде
Якташыбыз, Тукай районының Биклән авылында яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева " Менә кайда ул байлык" дигән яңа җыр иҗат иткән. Җырның көе - Чаллы артисты Ринас Әхмәтовныкы. Бу композиция яшь, талантлы башкаручы Наил Әнәсов өчен махсус язылган. Җыр тиздән зур сәхнәдә дә яңгыраячак, ә әлегә, тәүге тыңлаучылар буларак, аңа сез дә бәя...
-
Калмаштан Хәлимә Гыймазова 90 яшен билгеләп үтте
Калмашның "аяклы тарихы" Хәлимә апабыз 90 яшен билгеләп үтте. Ул көнне аның өендә кеше өзелеп тормады. "Син бүләк, үзең генә бүләк, миңа башка бүләк сайлама" - дип, җырлап каршы алды һәрбер кешене Хәлимә апа. Туганнары, район һәм авыл җитәкчеләре, кечкенә балалар, "Яшьлек" мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар, күршеләре - барысы...
-
Галәмгә юл Байконурдан башлана
Космонавтика көне алдыннан редакциягә урта яшьләрдәге, ачык йөзле бер ханым керде. Ул үзен Чаллыда яшәүче Күзкәй кызы Альбина Газизҗановна дип таныштырды. Күн тышлы букчасыннан күп кенә фоторәсемнәр, мактау кәгазьләре чыгарып, ире - хәрби офицер, майор Мирхасим Миннәхмәт улы Нуриев хезмәт иткән Байконур космодромы һәм аннан 100 километр ары космодромда эшләүче...