Яңалыклар

Калмаш халкы селекция-генетика үзәге төзеләме, юкмы икәнен төгәл белергә тели

Калмаш авыл җирлегендә яшәүчеләрне бүген иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе - авылдан дүрт километр гына ераклыкта дуңгызчылык буенча дөньякүләм селекция-генетика үзәге төзелү. Авыл халкы төзелешкә кискен каршы, ул моны ислам кануннарын бозу дип саный, табигатьнең пычрануыннан курка, җитештерүдән чыккан ис эчендә яшәргә теләми. Сишәмбе көнне әлеге җирлектә үткән халык җыенында...

Төзелеш өчен җирне арендага бирү турындагы хәбәр таралгач та, узган елның ноябрь аенда, калмашлылар протест җыелышы үткәргәннәр иде инде. Җыенга район һәм җирлек җитәкчелегенә үз сорауларын әзерләп килгән калмашлыларның берсе дә бу мәсьәләне читләтеп үтмәде. «Ни өчен әлеге участокны «Кама-Бекон» җәмгыятенә арендага бирү турында килешүгә кул куелды? Биредә соңгы елларда яңа өй салучылар күп. Кемнәрдер җир алды, төзелеш материаллары кайтарды. Без хәзер ул җирләрдә йорт салыргамы, юкмы дип баш ватабыз, чөнки әлеге селекция-генетика үзәгенең төзеләчәкме, юкмы икәнен белмибез. Безгә төгәл җавап кирәк!» - дип сорауны кабыргасы белән куйды чыгыш ясаучыларның берсе Нияз Борһанов.

Ноябрьдә үткән протест җыелышында калмашлылар бу мәсьәлә буенча инициатив төркем төзергә дип карар иткәннәр иде. «Әлеге инициатив төркемнең мөрәҗәгате белән мин Казанда авыл хуҗалыгы министрында кабул итүдә булдым, хәлне аңлаттым. Мөрәҗәгатегез буенча аңлатуларны Дәүләт Советына да, Президент аппаратына да юлладым, - дип аңлатып үтте район башлыгы Васил Хаҗиев. - Инициатив төркем җир участогы дөрес бирелмәгән дип безне судка бирде. Мин аңа бик лояль карадым. Авыл халкы шулай дип уйлый икән - бу табигый. Ләкин суд беренче утырышны үткәргәннән соң, әлеге төркем документларны судтан кире алды. Аннары төркем монополиягә каршы федераль хезмәткә шушы ук сорау белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә мәсьәлә карау стадиясендә, бу хезмәттән безгә әлегә хәбәр юк. Мәгълүмат булса, мин сезнең җирлек башлыгына җиткерермен. Ә төзелеш буламы, юкмы - мин хәзергә җавап бирә алмыйм. Төзелеш алып барырга рөхсәт сорап әлегә районга мөрәҗәгать итүче дә юк. Тагын кабатлап шуны әйтә алам: бу сорау безнең район кысаларында гына хәл ителми, республика дәрәҗәсендә хәл ителә. Хөкүмәт тарафыннан нинди карар кабул ителәсен әйтә алмыйм», - дип җаваплады ул.

Район башлыгы Калмашның яшь гаиләләрен борчыган тагын бер проблемага тукталды - җирлектә бүген яшь ярымнан башлап 33 бала бакчага юлламага электрон чиратта тора. Быел яңа төркем булдыру өстендә эшләргә, балаларны урнаштырырга кирәк, дип басым ясады Васил Гариф улы.

Калмашта шулай ук мәдәният йортын җылыту күптәнге проблема булып тора. Бинаны газлаштыру өчен бүген биредә барлык эшләр эшләнгән, аны зәңгәр ягулыкка тоташтырасы гына калган. Бинаның үзенә капиталь ремонт кирәк, ләкин район җитәкчесе аны көтмәскә, мәдәният йортын газга тоташтырырга кирәк, диде.

Юллар мәсьәләсендә, яңа микрорайонда яшәүчеләр үз көчләре, үз чыгымнары белән ике урамда юл түшәгәннәр, узган елгы үзара салым акчасыннан Сәйдәш һәм Тукай урамнары арасындагы тыкрыкка юл салынган. Моның өчен район башлыгы рәхмәтен белдерде. Бу темага кагылып, авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина Игенче авылының Үзәк һәм Калмашның Тукай урамнары бик начар булуын билгеләп үтте.

Эшлисе эшләрнең тагын бер күләмлесе - Калмаш авылында су челтәрен яңарту кирәк. Проект төзеп, аңа экспертиза үткәреп, төзелешне 2017 ел планына кертергә кирәк, диде бу җәһәттән район башлыгы.

Шулай ук янгын сүндерү машинасын яңаны алу, гаражны җылыту мөһим. Бу да Калмашта беренче чиратта торган бурыч.

Узган елгы эшчәнлеккә хисап ясаганда авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да бу проблемаларга тукталып үтте. Керемнәр һәм чыгымнарга килгәндә, үзара салым акчасын җыюның 63 процентка гына үтәлүен ассызыклады, быел бу яктан активрак булырга чакырды. Узган ел башкарылган иң чыгымлы эшләрдән ике авылда да обелиск тирәсен төзекләндерү, урам утлары кую, Калмашның мәдәният йортына газ котеллары кую, газ торбалары үткәрү, су үткәрү системасын ремонтлау кебек эшләрне атап үтте.

Авылның яшәешен яхшырту өчен башкарылган әлеге эшләр өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтүчеләр дә булды, ризасызлыкларын да белдерделәр. Халык шулай ук көтүлек җирләрнең җитмәвеннән, су бәясенең кыйммәтлегеннән зарланды, нәселдән күчүче җир участокларын рәсмиләштерүдә кыенлыклар килеп чыгуын билгеләп үтте һәм җирлекнең яшәешенә кагылышлы башка мәсьәләләрне күтәрде.


Нет комментариев