Яңалыклар

Калмаш авыл җирлегенең бюджет хезмәткәрләре 5 тонна яфраказык әзерләде

Шушы көннәрдә Калмаш авыл җирлеге башкарма комитеты, урта мәктәп, балалар бакчасы, медицина пункты хезмәткәрләре – барлыгы 15 кеше Калмаш һәм Күзкәй авыллары уртасында урнашкан «Бурсык тавы» янәшәсендәге урманда яфраказык әзерләделәр.

Бу көнне күмәк тырышлык белән «Ярыш» хуҗалыгының яшь малларына 5 тоннадан артык сусыл яфрак бәйләмнәре тупланды, дип хәбәр итә Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина.


Нет комментариев