Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадер кичәсе – Рамазан аеның мәгънәви таҗы

Аллаһ Коръәндә «Кадер» (“Кадер кич”) сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр», – ди.

Бу кичә – Кадер кичәсе – иң шәрәфле, иң фазыйләтле кичә. Мең айдан да хәерлерәк кичтә Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәримне иңдерә башлый.

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән. Кадер кичендә Раббыбызның рөхсәте белән җиргә фәрештәләр сафсаф булып иңеп торырлар. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган изге догаларны, тәүбә-истигъфарларны Аллаһ Тәгалә кабул итәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем Кадер кичәсенең савабы булырына ышанып ихлас күңелдән ихъя итсә, ягъни гыйбадәт белән үткәрсә, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр», – дигән.

До­га – гый­ба­дәт­нең җи­ле­ге

Бу мөбарәк кичәне гыйбадәт кылып: намаз укып, Коръән укып һәм тыңлап, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтеп уздыру лязем. Рәсүлебезнең шәфәгатен, ягъни яклавын, химаясен өмет итәргә һәм дә аның өммәтеннән булуны теләргә кирәк. Кальбне чистарту өчен вәгазь, нәсыйхәт тыңлау, гыйлемең булса хәерле вәгазь сөйләү хәерле дип санала. Кадер кичендә аеруча зур тырышлык, сабырлык белән тәүбә-истигъфар кылу, Аллаһтан кичерү сорау кирәк. Аллаһ Тәгаләгә сыену, Аңа сыгыну, Аңа дога кылу – бәндәгә бирелгән олы нигъмәт. Дога – гыйбадәтнең җилеге. Дога – инсанны Аллаһка якынайта торган иң зур чара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһүммә иннәкә гафууүн кәриимүн тухиббул гафуүә фәгъфү ганни!» (Аллаһым! Син – Гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!) дип дога кылып сорый торган булган.

Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез нигъмәтләр биргән. Ураза ошбу нигъмәтләрнең, бәдәннең зәкяте. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту барлык нигъмәтләргә, сәламәтлеккә шөкер итү.

Рамазан аена, уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәтү дә әҗер-саваплы гамәл.

Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәни Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай. Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә. Шәрәфле айда, мөбарәк кичәдә Аллаһтан иманыбызны куәтләп яшәү бәхетен сорыйк.

Ка­дер ки­чә­се­нең га­лә­мәт­лә­ре (сый­фат­ла­ры)

Кадер кичәсе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезгә Кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем (һәм шул Кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам). Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзәләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһ Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар», – дип кадер кичәсенең сыйфатларын әйткән.

Галимнәр бу хәдисне шәрехләп, ягъни аңлатма биреп, болай диләр: «Тәхкыйк, Пәйгамбәр галәйһиссәлләм кич уяу торуда һәм көндез ураза тотуда ышануны һәм разыйлыкны шарт кылды. Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән савапка күңел белән ышану - иман була. Аллаһ Тәгаләнең вәгъдә иткән савабына юнәлгән һәм Аллаһ Тәгаләгә кечелек кылган хәлдә булу - разыйлык була. Әгәр бәндә Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәян иткән савапларга һәм фазыйләтләргә ирешергә теләсә: Рамазан аеның хөрмәтен тану; телне ялганнан, гаибәттән һәм артык сүздән; әгъзаларны хаталардан һәм аяк таюдан, ягъни гөнаһ кылудан; күңелне көнләшүдән, мөселманнарга дошман булудан саклану тиешле. Әгәр моны эшләсә, Аллаһ Тәгалә ул бәндәдән (уразасын) кабул итәрме, юкмы дип куркырга кирәк».

Г.Ту­кай – ка­дер ки­чә­се хакын­да

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай Коръәннең «Кадер» сүрәсен шигъри ысул белән тәфсир кылып халкыбызны изге рамазан аенда ураза тотарга, кадер кичәсен Аллаһка гыйбадәт кылып үткәрергә чакыра. Г. Тукай рамазан уразасының, Коръән иңә башлаган Кадер кичәсенең фазыйләтләре хакында бәйнә-бәйнә аңлата. Коръәннең иңүе, Кыямәт көне, үлгәннән соң терелү, мәңгелек тормыш хакында уйланырга чакыра.

Аллаһ Тәгаләнең «Кадер» сүрәсендәге: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә» дигән 1 нче аятен Тукай:

Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе, – дип тәфсир кылган.

«Кадер» сүрәсенең «Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде?» мәгънәсендәге 2 нче аятен Тукай:

Сафланыр ул, пакьләнер, бик зур Аллаһның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе, – дип Кадер кичәсендә кылынган гыйбадәтләр, догалар бәрабәренә Аллаһ Тәгалә Үзенең диндар инсаннарына рәхмәтен салып, рухыбыз һәм җаныбызның сафлануын, пакьләнүен һәм күк капугълары ачылып, кылган догаларыбызның кабул булачагын бәян итә.

«Кадер» сүрәсенең 3 нче аятендәге: «Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк» дигән мәгънәне шагыйрь:

Шул капугъдан күндерербез Аллаһыга бер теләк:

Бер Кадер киче Аллаһ каршында мең айдан да изгерәк, - дип күк капугълары ачылган кичне Аллаһка изге теләкләр юлларга нәсыйхәт итә.

«Кадер» сүрәсенең 4 нче аятендә Аллаһ: «Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр, Раббысының теләге илә, һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән», – ди.

Габдулла Тукай бу аятьне: Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах үә рух Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңәр груһ. Ул мәләикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен. Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, – дип үз иҗатында ап-ачык итеп аңлатып бирә. Соңгы 5 нче аятьтәге: «Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһтан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканчыга кадәр», – дигән мәгънәне Тукай:

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм, Тик диярләр: “Барча мөэмингә, мөселманга сәлам!” – дип бәян итә.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай Коръәни Кәримнең биш аятьле «Кадер» сүрәсен шигъри калыпка салып, халыкка аңлаешлы итеп мәгънәсен аңлаткан. Габдулла Тукайның бу шигъри юллары иманлы кешеләргә – үгет-нәсыйхәт, туры юлда булмаганнарны – туры юлга чакыру, иманга килергә өндәү ул. Габдулла Тукай һәммәбезне дә Аллаһның рәхмәтеннән өлешсез калмаска өнди. Тукай Аллаһның Барлыгын, Берлеген, Аның Изге Сүзе булган Коръәннең хикмәтен, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәл-гыйбадәтләрне үтәргә тиешлегебез хакында тәфсилләп аңлата. Һәм ошбу шигырендә шагыйрь Аллаһның инсаннарга карата Миһербанлы, Гафу Итүчән булуы хакында да искәртә. Бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбызны Рамазан шәрифтә ураза тотып, изге кичтә – Кадер кичендә Аллаһка гыйбадәт белән, дога кылу белән төзәтергә нәсыйхәт итә. Хөрмәтле дин кардәшләребез! Аллаһ ризалыгы өчен дип изге ният белән тоткан уразаларыбызны Раббыбыз кабул итсен! Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Әмииин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев