Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Качману күркәм бәйрәм

Үткән атнада, 18-19 гыйнвар көннәрендә районда яшәүче провославие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Атакайлар белән суны аруландыру, төп йола – суга чуму бик матур узды ул көннәрдә. Мәләкәс авылында үткән җомгада узган Качману бәйрәме дә истә калырлык булган.

– Безнең Мәләкәс авылында Качману дүртенче тапкыр үтте. Кичке сәгать сигездә башланган Келәүгә Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягындагы керәшен чиркәвеннән благочинный атакай Владимир белән Михаил килде. Алар суны аруладылар. Келәүдән соң, авылыбыздагы Мәләкәс елгасында урнаштырылган суга керү урынында иллеләп, алтмышлап кеше җыелды. Шуларның яртысы йола буенча су керде. Ул кешеләрнең иң яше – 18, иң өлкәне алтмыш биш яшьтә иде. Безнең өчен мөһим булган әлеге бәйрәмдә халык актив катнашты. Анда үзебезнең Мәләкәс авылы кешеләре генә түгел, Круглое Поле поселогыннан, Бәтке, Иске Җирекле авылларыннан, шәһәрдән килүчеләр дә бар иде. Иң сөендергәне, яшьләребез әлеге һәм башка дини бәйрәмнәрне үзләре үк күтәреп чыга башладылар. Яшьләр дини йолаларны, бәйрәмнәрне оештыруны, акча белән тәэмин ителеш ягын үз өстенә алалар, катнашалар. Бу эшне иң элек авылыбыз егете Сергей Курочкин башлап җибәрде, – дип сөйләде узган чара турында Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.

Быел да Качмануны оештырылган төстә үткәрү өчен берүк активистлар, киң күңелле кешеләр булышкан. Алар суга кергәннән соң җылыну өчен палатканы узган ел ясаган булганнар. Быел исә аңа тимер каркасын эшләгәннәр. Бу эштә авылда яшәүче Руслан Илларионов, Александр Гаврилов булышкан.

– Боздан кач ясауда, иорданны төзүдә булышкан, бәйрәмгә кадәр кизүдә торучыларга һәм башка эшләрдә ярдәм итүчеләргә без бик рәхмәтле. Бу кешеләр: Виталий Минеев, Валерий Самойлов, Марсель Мартемьянов, Артем Петров, Максим Васильев, Станислав Адамов, Максим Борисов, Валерий Фомин исемле егетләребез. Аннары, Качману бәйрәмендә үрдәк ите белән тары боткасы пешергән түтәйләребез: Рафия Прокопьева, Александра Терентьевага да рәхмәт әйтәсе килә. Алар әзерләгән ботканы һәммәсе дә яратып ашады. Бәйрәмнән соң икенче көнне дә шәхсән үземнең балалар кат-кат сорады ул ботканы, – дип елмаеп әйтте Юрий Павлович.

Аннары, боткадан кала, бәйрәмдә халыкны ачык утта кыздырылган тәбикмәкләр белән дә сыйлаганнар. Качману узган көн буранлы, гаять көйсез булганга, авылга килүчеләр өчен юлларны һәрдаим кардан чистартып тордылар. Әлеге эшне «Благоустройство» җәмгыяте эшчеләре дә, авыл җирлеге техникасы да башкарды. Шулай ук, Качмануда МЧС, полиция хезмәткәрләре, авыл фельдшеры Лилия Белышева йолада тәртипне тәэмин итеп, катнашучыларның сәламәтлеген кайгыртып тордылар.

– Киләсе елда Ходай һәм авылыбыз кешеләре ярдәме белән әлеге бәйрәмебез, йолабыз тагын да матуррак, оешканрак узар дип өметләнәбез. Җомга көнне үткән Качманудан һәммәсе дә разый булып: «Киләсе елга без сезгә генә киләбез», – дип хушлаштылар. Безнең өчен моннан да кадерлерәк сүз юктыр ул. Бәйрәмебез чыннан да бик җылы, матур үтте, – диде Юрий Васильев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев