Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабагы да кабагы

Боерган авылында яшәүче даими хәбәрчебез Гөлфия апа Әһлиева һәм аның күршесе Алмазия Хәсәнова быел кабактан менә шундый мул уңыш алганнар. Аны бергәләп җыйганнар һәм, эш барашын фотога төшереп, безнең редакциягә җибәргәннәр. Зур рәхмәт аларга! Күршеләрнең шулай дус һәм тату яшәүләре үзе генә дә ни тора! Гөлфия апа шунда ук шигырен дә язып куйган:

Үстердек кабак,

Эре кабак, вак кабак,

Озын кабак, шар кабак.

Әй, көлмәгез әле,

Әйтмимен кабат.

Кабак бәлеше

Йомшак һәм тәмле.

Бәлеш ашарга,

Төшен ярырга,

Килегез, яме.

Әбиләренә Гөлфия апаның оныгы Миләүшә Әмирова да бик теләп ярдәм иткән. Ул Чаллыда яши икән, шунда мәктәптә укый. Әбисенең шигырь язу сәләте аңа да күчкәндер, мөгаен. Миләүшәнең кабак турындагы шигырен бик яратып укыдык без.

Әбием белән икәүләп

Дәү кабаклар үстердек.

Кичкә килегез безгә –

Бәлешен дә пешердек.

Әбием әйтә, кабак төше –

Үстерә торган жимеш. 

Беләм инде, тәмле бит ул

Киптереп һәм чи килеш. 

Әбием сүзе хак икән:

Ашаган идем бер кашык,

Чын әкияттәге кебек, 

Үсеп киттем бер карыш. 

/ Фото Гөлфия Әһлиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев