Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изгелек кыл

Фәүзия Ситдыйкова Иске Дөреш авылында туып-үскән. Хәзер Яр Чаллыда яши. Ул шәһәрнең бер базарында кием сата. Тукай районында узган хәйрия марафоны турында ишеткәч, анда үз өлешен кертергә булган.

–  Җәй көне үк Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга яңа киемнәр бүләк итәргә теләдем. Мәктәпкә шалтыраттым. «Каникул бит. Барысы да өйләренә таралыштылар», – дип җавап бирделәр миңа. Соңыннан әле бер сәбәп барлыкка килде, әле икенче... Шулай итеп, уй-ниятләрне тормышка ашырып булмады. Район буенча хәйрия марафоны узганын белгәч, мин дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә булдым. Кызлар өчен ике капчык өс киеме әзерләгән идем, әмма аларны авылга илтү мөмкинлеге булмады, – дип сөйләде ул.
Ярдәм көтмәгәндә килә. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Резедә Халикова базардагы бер сатучы белән очраклы гына сөйләшеп китә. Әңгәмә барышында күрше павильонда эшләүче Фәүзия Ситдыйкованың Теләнче Тамак интернат-мәктәбенә яңа балалар киемнәре бирергә теләгәнен, әмма транспорт булмавын белеп ала. Бәлки икенче берәү бу проблеманы тыңлап, шунда ук бу сөйләшү турында онытыр иде, әмма Резедә Фариховна түгел. Ярдәмчел һәм җаваплы кеше буларак, ул проблеманы игътибарсыз калдырмый. Эшнең асылына төшенә, бу мәсьәләне хәл итәргә булышам дип ышандыра. Ул башта Эчке эшләр ветераны, отставкадагы милиция майоры Жәмилә Ризванова белән интернат-мәктәпкә бару мөмкинлеге турында фикер алыша. Җәмилә Җәүдәровна шулай ук Иске Дөреш авылында туып-үскән, 20 елдан артык стажлы шофер. Ул киемнәрне илтергә үзе алына.
– Бүләкләребезне алган балаларның фотоларын күргәч, күз яшьләре килде. Көтелмәгән җирдән ярдәм биргән өчен мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле, – дип сөйләде Фәүзия Ситдыйкова.
Беренче карашка, әлеге вакыйга бары тик очраклы туры килү чылбыры гына. Һәркемнең кирәкле вакытта, кирәкле урында булуы гаҗәпләндерә. Теләк булса, мөмкинлек табылыр, дип юкка гына әйтмиләр. Билгеле, үз изгелегең дә үзеңә кире әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев