Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июльгә кадәр аномаль һава торышы

Синоптиклар фаразлавынча, майдан алып июльгә кадәр Төньяк ярымшарда уртача һава температурасы нормадан артыграк булачак, шуңа Бөтендөнья метеорологик оешма картасы кызыл төскә буялган, дип сөйләгән Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Бу катгый рәвештә фараз дигән сүз түгел. Төньяк ярымшар-ның бар территориясе кызыл төскә буялган, бу һава температурасының нормадан артыграк булу ихтималлыгын аңлата», – ди Вильфанд. Белгеч сүзләре буенча, Русиянең Европа өлешендә һәм Уралда һава температурасының нормадан артыграк булуы якынча 50 процент тәшкил итә, илнең Азия өлешендә бу ихтимал 60 проценттан артыграк. Галим шулай ук бөтендөнья метеорологик оешманың Русия өчен фаразы ил метеорологлары фаразлары белән тәңгәл килүен белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев