Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юмарт күңелле тукайлылар

«Күзкәйлеләр Рамазан аеның беренче ифтарын эшлекле уен белән башлап җибәрделәр.

Районыбызның күпчелек мәчетләрендә көн саен яки көн аралаш ифтарлар уздырыла. Бу саваплы гамәл хәйриячеләр ярдәме белән оештырыла. Азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүче юмарт күңелле мөселманнар, ифтар ашын әзерләүче мөслимәләрнең кылган изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын.

«Күзкәйлеләр Рамазан аеның беренче ифтарын эшлекле уен белән башлап җибәрделәр. Дәрестә узган темаларны кем ничек үзләштергәнлеге ачыкланды. Балалар берсен-берсе уздырып җавапларны биреп кенә тордылар. Бу кызыклы чара әти - әниләргә, ифтар мәҗлесенә килгән барлык кешеләргә дә уйланырлык, фикерләрлек үтемле дәрес булды. Мәчеттә белем алучы хатын-кызлар кунакларны тәмле ризыклары белән сыйладылар. Ифтар мәҗлесе бик файдалы эш белән узды. Хәерле эшләр дәвамлы булсын. Ислам динендә яшьтән тәрбияләнеп үсеп, динне куәтләүчеләр тәрбияләнер дип сөенеп таралыштык», – дип хәбәр итә Тукай районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Фәридә Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев