Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды

Тукай районы админстрациясендә район башлыгы Фаил Камаев һәм комиссия әгъзалары катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча планнан тыш утырыш узды.

Чара барышында район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге торышы, юл-транспорт хәлен тотрыклыландыру буенча күрелә торган һәм кирәкле чаралар каралды. Аеруча юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый торган муниципаль һәм федераль юлларның куркыныч участокларына аерым игътибар бирелде.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев юллардагы вәзгыять һәм аварияләр турында доклад белән чыгыш ясады. 2022 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча район автомобиль юлларында 78 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 15 һәм 108 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 8гә кимегән, үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган, юл-транспорт һәлакәтләрендә яраланучылар саны 29га кимегән. Балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше зыян күргән. Хисап чорында артык-юл-транспорт һәлакәтләрендә 15 кеше үлгән, фаразланган күрсәткеч-10 кеше. Һәлак булучылар (6 кеше) булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп саны 2022 елның гыйнварында булган.

Районның баш юл инспекторы шулай ук кышкы чорда да башкарыласы эшләр турында искәртте:

- Юлларны чистарту тоту өчен махсус техника санын арттыру зарур. Узган 2022 елда   юлны эшкәртү һәм чистарту эшен махсус техника оператив рәвештә үти алмады, диде ул.-Юлларны эшкәртү һәм чистарту быел да мөһим бурыч булып кала, Яр Чаллы – Нефтебаза автомобиль юлын чистартып тиешле дәрәҗәгә китерергә, Борды-Җәйләү, Бәтке-Пости һәм "Түбән Кама милли паркы" юлларында, торак пунктларда кар боз катламы барлыкка килүгә юл куймау, юллар тайгакка әйләнмәсен, тараймасын. Даими рәвештә профилактик чаралар үткәрергә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә кагыйдәләрне үтәү зарурлыгы турында аңлатып торырга. Машина йөртүчеләр һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр, тизлек режимын саклау кирәк. Һава торышы начар булганда юлга-трассага чыкмаска кирәк.

Аннан соң башкарма комитет җитәкчесенең халыкны төзү, архитектура һәм тормыш белән тәэмин итү буенча урынбасары Әнәс Гәрәев 2022 елда район халкының Халык контроленә мөрәҗәгатләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Иң күп мөрәҗәгатьләр Яңа Бүләк авылыннан булган.

Соңыннан Фаил Камаев җитәкчеләрне Тукай халкының шикаятьләренә игътибарлырак булырга, юлларның иң проблемалы участокларындагы проблемаларны төзәтүдә актив эшләргә һәм киләсе утырышка башкарылган эшләр турында докладлар әзерләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев