Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Истәлекле очрашу

Күзкәй авылы китапханәсендә язучы Зифа Кадырова белән бик җылы, бай эчтәлекле очрашу үтте.

«Сагынырсың – мин булмам»,  «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?» , «Синсез килгән язлар», «Яраларың белән яратырмын» китаплары белән яхшы таныш. Бүгенге көндә Зифа Кадырованың сигез китабы татар телендә, дүрт китабы рус телендә дөнья күргән. Башкортстанда туып үскән язучы Чаллы шәhәрендә гомер итә. 

Зифа Кадырованың  Күзкәй китапханәсенә беренче килүе генә түгел. Язучы үзенең китап укучылары белән даими очрашып тора. Ялындырып тормый, кайда чакыралар, шунда бара. Бүген дә билгеләнгән вакытка, күчтәнәчләрен алып, яңа китабы турында фикер алышырга Күзкәй авылы китапханәсенә килде. Очрашуда китапханә каршында эшләп килүче «Хатирә» клубы активистлары, күрше Югары Байлар, Калмия авыллары китапханәчеләре дә бар иде. 

Язучы белән бергә  Чаллының Муса Җәлил исемендәге китапханә мөдире, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе , шулай ук берничә китап авторы Роза Хәмидуллина да бар иде. Очрашу башында ук Роза ханым Зифа Кадырова белән Татарстанда hәм күрше тирә төбәкләрдә бергә булган сәяхәтләре хакында эчтәлекле итеп сөйләде. Татар телен , әдәбиятын саклауда китапханәләрнең зур роль уйнавын әйтеп узды. Яңа китаплар белән таныштырды. Аннан язучы Зифа Кадырованың иҗат юлы турында  Күзкәй китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова сөйләде. Әдәбиятка , иҗат дөньясына Зифа Кадырова соңлап диярлек- 48 яшендә  килеп керә. Озак еллар Чаллыда төзүче, электр монтажлаучы булып эшләүче ханымның әдәбият кануннары хакында махсус белеме юк. Ул тормышта күргәннәрен, түкми -чәчми ничек бар, шулай кәгазьгә күчерә. Гади, аңлаешлы итеп, халыкчан телдә яза. Авыр сюжет линияләрен кормый, бормалар белән бизәми, сәясәткә керми. Менә шул халыкчанлыгы кайчандыр татар әдәбият дөньясында шау-шу куптарып, аны иң күп укылучы китап авторы буларак таныта да инде. Бүген Зифа Кадырова исемен Татарстанда, Башкортстанда hәм татарлар яши торган башка төбәкләрдә яхшы беләләр. 

 Күптән түгел язучының «Язмышыңа язылганны» дигән яңа китабы 10 мең тираж белән басылып чыкты. Авторның алдагы әсәрләрендә мәхәббәт , кеше язмышлары өстенлек алса, яңа китапта бүгенге көн ир язмышы. Әсәрнең төп герое - кайнар нокталарда катнашкан, Әфган тауларында, Чечняда булып, коралдаш дусларын югалтып, җаны яраланып кайткан Данияр . Китапта аның образы шулкадәр оста ачылган. Нинди сәбәпләр батыр ирне эчкечелеккә  китергән? Ул баткаклыктан чыгу юлы бармы? дигән уйлар әсәрне укый башлауга ук күңелгә кереп урнаша. hәм ни хикмәк Данияр шул баткаклыктан чыгарга үзендә көч таба. Язучы шул хакта бәйнә-бәйнә сөйли.  Бүгенге дөньяның шаукымы,  геройлар язмышы аша, әсәрдә оста бирелгән. Данияр кебек егетләрнең холкында  ил язмышы чагыла. Укучы китап геройлары белән бергә яши, аларның язмышы өчен борчыла. Уйландыра, елата торган әсәр. 

Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашуга әйләнде. Тәнзилә апа Шәйхнурова әзерләгән эчтәлекле чара сорау- җавап рәвешендә барды. Ул очрашуга килгән hәр кешегә чиратлап  сүз бирде. Яңа китап белән танышканнан соң туган уй-фикерләрен, сорауларын язучыга җиткертте. Зифа Кадырова кысыксынып, детальләренә кадәр өйрәнеп, хәтта дәфтәргә теркәп барган укучысы белән рәхәтләнеп аралашты. Үзенең әсәре аша бүгенге көн проблемасы хакында  җентекләп сөйләде.

Җылы аралашу, тәмле чәй табыны артында дәвам итте. Килгән кунакларны матур чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән озатып калдылар. 

Миңа калса, язучы да мондый очрашулардан илhам алып китәдер. Синең әсәрләреңне яратып укучы барлыгын күреп, тоеп яшәү- үзе бер бәхет, ләса. Шушындый җылы мохитта китап укучыларны танылган язучы Зифа Кадырова белән очраштырган өчен китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнуровага зур рәхмәт. 

                      Лилия Хәмидуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев