Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлекле көндә паспортлы булдылар

Үткән атнада, район хакимиятенең утырышлар залында ундүрт яше тулган 8 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы үтте. Әлеге чара 2 февраль – Сталинград бәрелешләрендә совет гаскәрләренең фашистларны тар-мар итүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Тантанада Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы Айрат Гавариев, миграцион хезмәтнең җитәкчесе Любовь Назаргалиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, катнашты.

Чара башында яшьләргә Сталинград өчен сугыш турында, ил халкының батырлыгы, әлеге бәрелешләрдә өзелгән кеше гомерләре хакында сөйләп үттеләр. Паспорт алучы егет-кызларны Айрат Гавариев та сәламләде:

– Сезне чын күңелдән тормышыгыздагы зур һәм мөһим вакыйга – Россия гражданины паспортына ия булу көне белән тәбрик итәсем килә. Сезгә бу тормышта үз юлыгызны табырга, барлык хыялларыгызның чынга ашуын, максатларыгызга ирешүегезне телим, – диде ул.

Аннары, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре түземсезләнеп көткән мизгелләр җитте. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы кулыннан алар өр-яңа кызыл кенәгәләр, истәлекле бүләкләр кабул иттеп, истәлеккә фотосурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев