Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Исәпкә алу кампаниясе активлаша

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул авыл хуҗалыгының торышын, авылларның хәлен белү өчен кирәк. Безнең районда бу эшкә 61 сан алучы җәлеп ителгән. Районда 10 инструкторлык участогы эшли.

- Районда 23706 шәхси хуҗалык, 5899 бакча участогы, 218 крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, 85 бакчачылык ширкәте, 17 авыл хуҗалыгы оешмасы бар. Бүгенге көндә шуның 42 проценты исәпкә алынды, - диде безгә дәүләт статистикасының район территориаль бүлеге житәкчесе Гөлназ Шәйхуллина.

Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган участокның сан алучысысы Сәрия Әхсәнова белән дә элемтәгә кердек.

- Мин «Подсолнух» поселогында эш итәм. 794 исәпкә алынасы объектның 350сен йөреп чыктым инде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу 1 июльдән башлануга карамастан, әлеге кампания турында бернинди мәгълүматка ия булмаган кешеләр бар. Алар белән аңлату эшләре алып барабыз. Әлеге кампания буенча хәбәрдар булганнар исә исәпкә алуга аңлап карыйлар. Мәгълүматларны төгәл бирергә тырышалар, хуҗалыкларына кереп сан алырга да рөхсәт итәләр. Халык сан алуның авыл киләчәге өчен мөһим роль уйнаганын аңлый.

Сүз уңаеннан, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә 2006 елдан ук үткәрелә. Аның максаты - халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең төзелеше һәм алардан файдалану үзенчәлекләре, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт һ.б. турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев